Замана такмаклары (дүртенче вариант)

Караиделгә барам әле
Азык-төлек алырга.
Бизнесмен миңа калдырган
Сәндер белән кабырга.

Универмаг шыр ялангач,
Тик тора сатучылар.
Урам тулы алыпсатар,
Бездәйне «атучылар».

Караидел урамы киңме?
Киң түгел ул, тар әле.
Кирәк-яракны алырга
Ярый чегән бар әле.

Ельцин абзый чит илләрдә
Иң почетлы урында.
Инде ул күптән онытты
Иле, халкы турынада.

Берчә язып, берчә сызып,
Указларын укытты.
Горбачевның әшнәләре
Төп башына утыртты.

Гади халыкларга акча
Тамчылап кына тама.
Бизнесменнар һәр ел саен
Җидешәр миллион ала.

Бәяләрне күтәрмим, дип,
Ельцин бирде бит антлар.
Илне упкынга этәрде
Булдыксыз демократлар.

Хәзер бит демократия,
Елцинны тетәмәле.
Якты киләчәк килер дип,
Мин өмет итәм әле.

Оставьте комментарий