Замана такмаклары (икенче вариант)

/Төзүчесе Энҗе Якунина/

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр пыяла.
Үзе кызлар белән йөри,
Сөйләшергә ояла.

Егетләр чибәр булалар,
Эчмәгән чакларында.
Мәхәббәтсез күренәләр,
Магазин чатларында.

Бездә хәзер шундый мода:
Кызлар кия фуражка.
Иреннәренә сылыйлар,
Кило ярым краска.

Агыйделдә, Агыйделдә,
Агыйделдә боз биек.
Эчкәч, барып кочаклаган,
Багананы, кыз, диеп.

Исемнәре Габдулла,
Исемнәре Габдулла.
Ярны сөйсән, икене сөй,
Берсе кандидат була.

Безнең авыл егетләре
Җидешәр кат өйләнә.
Теше коелып бетсә дә,
«Мин егет», — дип сөйләнә.

Оставьте комментарий