Курай (беренче вариант)

Курай, курай, ышанычлы дус та,
Сердәш тә син татар халкына.
Мәңге яшәр халык мәхәббәте
Җырга-моңга, чабыш атына.

Җырларым — хыялларым

Кояшлы, чәчәкле бу якты дөньяга Кошлар күк җырларга килдем мин. Офыклар артына, җилләргә ияреп, Җыр булып очарга телим мин. Җырларым кабатланыр минем, Үтсеннәр елларым. Җырларым — канатларым минем, Җырларым — хыялларым. Ашкына күңелем, дәртләнә йөрәгем. Еракка мәңгелек моң ага Кайгырам, шатланам, иң олы бәхетем — Килүем бу җырлы дөньяга. Җырларым кабатланыр минем, Үтсеннәр елларым. Җырларым … Читать далее