Исеңдәме? (икенче вариант)

Исеңдәме искән җилләр,
Исеңдәме көн дәме,
Таң алдыннан Зөһрә йолдыз
Безне алдан йөрткәне?
Истә, истә айлы кичләр,
Ярымның ирен тәме.
Сөйгән ярсыз, туган илсез
Каламы яшәү яме?

Изгә эшем

Туган илем, минем туган халкым,
Сезне генә көн-төн уйлыймын:
Сез исән-сау икән, мин дә исән һәм сау,
Авырсагыз, мин дә аврыймын.

Гомеремне, бөтен иҗатымны
Сезгә хезмәт белән бизәрмен;
Шушы юлда нинди газап һәм михнәтләр
Кичерсәм дә, ләкин түзәрмен.