Тамчы җыры
Тып-тып тама тамчы колак салчы,
Дөп-дөп тибә йөрәк, тыңлачы!
Тып-тып төшә — карны, бозны тишә,
Үзенекен итә бу тамчы.
Тып-тып тама тамчы колак салчы,
Дөп-дөп тибә йөрәк, тыңлачы!
Тып-тып төшә — карны, бозны тишә,
Үзенекен итә бу тамчы.
Яз турында көй чыгарып,
Тагы тамды тамчылар.
Әллә шатлык яше булып,
Күзләремнән тамдылар.
Авылымның таллы күле
Хәтерем түрләрендә.
Уем белән бергә йөзәм
Шул таллы күлләрендә.
Кырларымда, болын, күлләремдә,
Калмадым шул, нигә калмадым?!
Кайткан саен, үпкәләгән кебек,
Боек тора моңсу талларым.
Бер карадың күзләремә,
Икенче — йөзләреңә.
Бер караудан мәхәббәтле
Күрендең күзләремә.
Башкортстанның йөрәге
Минем туган ягымнан.
Таймас суы, оҗмах суы
Килә безнең табынга.
Җир йөзе яшәрә, шатлана май,
Сиреньнәр хуш исләр тарата;
Яз килгәч, яшәрәм гөл сыман мин,
Күнелем яз ямен ярата.
Яңгыр түгел, чишмә түгел,
Давыл җырын сайладым
Йөрәгем нык, беләктә көч
Артканнан арткан саен.
Йөрәктәге хисләремне
Моңнарга саласым килә,
Сөюемнең яктылыгын
Җырларда әйтәсем килә.
Сәвәләйне сагынам мин,
Сызылып таңнар атканда.
Йөрәккәем җилкенәдер,
Сәвәләйгә кайтканда.