Сыерчыклы, сандугачлы яз

Ал кояшта безнең белән
Уянып көтәм.
Гел елмая, гел үзенчә,
Гел-гел үзенчә.
Уйный-көлә, назлый-сыйпый
Иркәли генә.
Андый кояш башка җирдә
Юк ул минемчә.

Су буенда кыяк үлән

Су буенда кыяк үлән
Язын булмый торгандыр.
Бәлки ул да таңнар белән
Мине уйлый торгандыр,
Мине уйлый торгандыр.