Такмаклар (дүртенче вариант)
Гөлҗимеш гөлен яратсаң
Рәнҗемә энәсенә.
Өйгән сагышына да
Төз үтсәдә үзәгеңә.
Гөлҗимеш гөлен яратсаң
Рәнҗемә энәсенә.
Өйгән сагышына да
Төз үтсәдә үзәгеңә.
Ал итә, итә, итә,
Гөл итә, итә, итә,
Яннарыңа барыр идем
Ял итә, итә, итә.
Үрмә гөлләр утырттым мин
Зәңгәр Идел ярында.
Гөрләп торсын диеп тормыш
Тагын, тагын, тагын да.
Безне кем дә аңламастыр,
Таралмастыр томан да…
Көзге таңда ике ялгыз
Атынабыз таганда.
Гүя безнең хәлләрне дә
Аңлый көзге таң гына.
Ике ялгызак кавышса,
Куш бәхет, ди, табыла.
Бер җылы сүзең, татлы сүзең
Көч бирә, нур өсти күңелемә.
Мәңгелек йолдызлар булып син
Сибелдең бар дөньям күгенә.
Сусаганда назга, сөюләргә,
Тыялмыйсың икән күңелне.
Кайда икән диеп, төшләремдә күреп,
Эзләп йөрим үземә тиңемне.
Бөркет булып, очып кара әле,
Син, тауларда мине табалсаң…
Кояш нуры булып үрел әле,
Яраларым әгәр ябалсаң…
Үзең сөям дә димисең,
Сөймим дип тә әйтмисең.
Мине якын җибәрмисең,
Ятларга да бирмисең.
Дулкынланып карыйм басуларга —
Син үстергән алтын бодайга.
Сөясеңме, дип, ник сорыйсың,
Билгеле бит инде болай да.
Очрадың да берчак юлларымда,
Серле генә, балкып, карадың.
Сүнеп бара торган йөрәгемә
Очкын булып төште карашың.
Син дә мине шулай сөярсеңме,
Килә бик нык шуны беләсем.
Ихлас сөю, ихлас хисләр белән
Кочагыңда килә эрисем.