Икебезгә тик бер бәхет
Икебезгә, безнең тик бер бәхет,
Мәхәббәтле татлы минутлар.
Икебезгә, безнең тик бер бәхет,
Мәхәббәтле татлы минутлар.
Ике җилкән ике диңгездә
Ике очкын ике йөрәктә
Бергә берләштерик аларны
Кабындырыйк ялкын йөрәктә
Кулларымда — ике чәчкә,
Синең биргән бүләгең.
Әйтче, иркәм, моның белән
Ни әйтергә теләдең?
Катмарлы да тормыш сукмаклары,
Тузанлы да аның юллары.
Күпме түзан йотып шул юллар да,
Бар юлны да узып булмады,
Бар юлны да узып булмады.
Әйтелделәр инде матур сүзләр
Әйтелделәр матур теләкләр
Язмышларны бергә бәйләгәндә
Бергә-бергә тибә йөрәкләр!
Безнең назлы мәхаббәткә
Чәчәкләр дә баш ия.
Шул назлардан күңел үсә,
Җиде күккә баш тия.
Экияттэй булган, бугай безнен мэхэббэт
Ике тормыш , ике яр, газиз ике йорэк.
Барысында анлыйбыз, лэкин безгэ кирэк
Безгэ кирэк, бик зур телэк
Океаннар кичәрсең,
Озын юллар үтәрсең.
Сагынам да хатлар язам,
Бәлки кайтып китәрсең.
Вакытында иң кадерле сүзем
Әйтелмәгән сиңа, тапмадым.
Тапкач инде әйтәм-әйтәм, диеп ,
Изге сүзне җанда сакладым.
Урман эчләрендә урман
Керсәм чыгалмам инде, әй.