Ике ялкын ике йөрәктә

Ике җилкән ике диңгездә
Ике очкын ике йөрәктә
Бергә берләштерик аларны
Кабындырыйк ялкын йөрәктә

Җилләргә кушылып сиреннәр
Иң изге хисләрен көйлиләр
«Күз тимәсен пар килгәннәр» — диеп
Парларны күзлиләр сиреннәр

Дөрләп ташкынсыннар ул хисләр
Бергәләп типсеннәр йөрәкләр!
Җикәннәр диңгездә җил көтә
Мәхәббәт йөрәкне җилкетә!

Җилләргә кушылып сиреннәр
Иң изге хисләрен көйлиләр
«Күз тимәсен пар килгәннәр» — диеп
Парларны күзлиләр сиреннәр

Еллар үткәч гомер көзендә
Күңелдә калсыннар бу көннәр!
«Бигрәк матур итеп яшиләр» — дип
Сокланып үссеннәр сиреннәр!

Җилләргә кушылып сиреннәр
Иң изге хисләрен көйлиләр
«Күз тимәсен пар килгәннәр» — диеп
Парларны күзлиләр сиреннәр

Оставьте комментарий