Зәңгәр чәчкәләр
Зәңгәр чәчкәләрне мин өзмәдем,
Алсу асылларын эзләдем.
Сүзләрем бар, сиңа бер сөйләрмен,
Сиңа бер сөйләми түзмәмен.
Зәңгәр чәчкәләрне мин өзмәдем,
Алсу асылларын эзләдем.
Сүзләрем бар, сиңа бер сөйләрмен,
Сиңа бер сөйләми түзмәмен.
Сандугачлар җыелганнар,
Без алай җыелмыйбыз.
Дуска түгел, дошманга да
Без кара коелмыйбыз.
Иреннәрең — кызыл чия,
Күзләрең — зәңгәр төймә.
Гомерлеккә сөйдем сине,
Ташлап китәр бу, димә.
Күзләремдә минем нурлар кими сыман,
Нурсыз кала кебек җырларымда сүзләр.
Әй сөеклем, синең хисең минем өчен
Әле һаман зәңгәр томан,
Синең хисең зәңгәр томан.
Синең хисең зәңгәр томан.
Зәңгәр томан, зәңгәр томан.
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең.
Йөрәгеңдә нинди утлар яна?
— Уйларыңны килә беләсем.
Әйтегезче минем иркәмә
Зәңгәр күлгә килсен иртәгә.
Зәңгәр күлдә аны көтәрмен,
Җил аркылы хәбәр итәрмен.
Икәү бергә үстегез сез,
Аерылмас дус идегез.
Яшьнәп торган яшьлек белән
Авырлыклар җиңдегез сез.
Атлар җиктем мин чанасыз,
Чыгып киттем чарасыз.
Күрер күзгә зур да түгел,
Чибәрлеккә чамасыз.
Беренче кат сөю дәрте белән
Елмайганың минем исемдә.
Күзләреңә карап: «Сөям», — дигәч.
Оялганың минем исемдә.
Һай!.. Иртәнчәккәй торып, бер карасам,
Уң кулында көмеш йөзек,
Куш беләзек, билкәй нәзек,
Чаңк-чаңк итә Ирәндек бөркете,
Һай!.. Чаңк-чаңк итә Ирәндек бөркете.