Зәңгәр төймә

Иреннәрең — кызыл чия,
Күзләрең — зәңгәр төймә.
Гомерлеккә сөйдем сине,
Ташлап китәр бу, димә.

Зәңгәр төймәм, дип иркәләп,
Назлап кына дәшәрмен.
Сүндермә мәхәббәтеңне,
Мин көч алып яшәрмен.

Гел сиңа гына багышлыйм
Җырларымның моңлысын.
Көтәм синнән, зәңгәр төймәм,
Мәхәббәтнең олысын!..

Оставьте комментарий