Исле гөл (беренче вариант)
Тәрәзә төбем исле гөл,
Сынмый да, бөгелми дә шул;
Сиңа төшкән мәхәббәтем
Сүнми дә, сүрелми дә.
Тәрәзә төбем исле гөл,
Сынмый да, бөгелми дә шул;
Сиңа төшкән мәхәббәтем
Сүнми дә, сүрелми дә.
Исле гөлем, исле була
Яран гөл төсле була шул.
Сагынганда гөлгә карыйм
Ул синең төсле була.
Утырам җиде юл чатында
Уйларым тик синең хакында.
Салкын җил өшетә битемне
Син дә бит нәк шушы шикелле.
Бөрлегән татлы булганга
Алланып пешә микән?
Татлы сөю көтмәгәндә
Уйларга төшә микән?
Күңелеңдә гел яз булмас.
Көзләр дә җитәр әле.
Сөю гөлләрең саргайгач,
Исеңә төшәр әле.
Исеңдәме, иркәм,
Таныштык без икәү,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Көннәр аяз иде,
Күңелдә яз иде
Яшьлегебез чәчәк атканда,
Яшьлегебез чәчәк атканда.
Дөньяларда җиңел, җиңел түгел яшәү,
Бер утларга сала, бер суга.
Утны-суны бергә, бергә кичү өчен
Ярый әле чыктың, чыктың юлыма.
Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә;
Айга менеп, түбән карап,
Сине күрәсем килә.
Кешегә гомерләр бирелә
Мең түгел, бары тик бер генә.
Кулымнан төшермәм мин сине
Җаныем, төшермәм гомергә.
Алма яфрагы (чәчәге) коела,
Әкерен искән җил белән.
Белмисең шул хәлләремне,
Бер күрергә тилмерәм (зар булам).