И, кара каш, бөдрә чәч

Алма яфрагы (чәчәге) коела,
Әкерен искән җил белән.
Белмисең шул хәлләремне,
Бер күрергә тилмерәм (зар булам).

И, кара каш, бөдрә чәч,
Үпкәләгән, үпмәгәч.
Үпкәләсәң ни хәл итим,
Ходай насыйп итмәгәч.

Таң алдыннан якты яна,
Ай белән Рушан йолдыз.
Төнлә төшләремдә күрәм (Таң алдыннан төштә күрәм),
Уянасам кабат (тагын) ялгыз.

И, кара каш, бөдрә чәч,
Үпкәләгән, үпмәгәч.
Үпкәләсәң ни хәл итим,
Ходай насыйп итмәгәч.

Сайра-сайра син сандугач,
Моңлы тавышың белән.
Миндә җырына (җырыңа) кушлыйм (кушылам),
Кайгы (Сагыну) — сагышым белән.

И, кара каш, бөдрә чәч,
Үпкәләгән, үпмәгәч.
Үпкәләсәң ни хәл итим,
Ходай насыйп итмәгәч.

Оставьте комментарий