Исле гөл (икенче вариант)

Исле гөлем, исле була
Яран гөл төсле була шул.
Сагынганда гөлгә карыйм
Ул синең төсле була.

Тәрәзә төбем исле гөл,
Исләнәм исләренә лә.
Сагынганда гөлгә карап
Төшерәм исләремә.

Исле гөлем, исле була
Чәчәкләр аткан чакта да.
Шул чәчәкләргә карыйм мин
Сине сагынган чакта.

Оставьте комментарий