Егетләр җыры (беренче вариант)
Әйдә барыйк, кызлар карыйк, —
Орчык эрләгәннәрен;
Аяз көнне яшен суксын
Безне сөймәгәннәрен.
Әйдә барыйк, кызлар карыйк, —
Орчык эрләгәннәрен;
Аяз көнне яшен суксын
Безне сөймәгәннәрен.
Яндырдым, җыеп яндырдым
Синең тәүге хатларыңны, —
Яшен гомередәй кыска,
Якты, бөек чакларымны.
Аяусыз булып яндырдым
Сөюләрне, хисне, дәртне.
Берәм-берәм хәтирәләр
Дөрләп янды таңга хәтле.
Егет икәнсең — тугры бул,
Беренче мәхәббәткә.
Очма һәр көн күбәләктәй,
Чәчәктән вә чәчәккә.
Карашым шәфәкътә,
Яңа ай, йолдызда…
Күңелем — сөйкемле
Ут кебек бер кызда!
Әй, энҗе тешләре,
Оялчан күзләре…
Әй, аның назланып
«Кит!» дигән сүзләре.
Башка беркем кирәк түгел,
Мин бәхетле синең янда.
Әй сөеклем— асыл кошым,
Дөнья матур син булганга!
Кил яныма.
Кара күзләремә.
Күзләремә генә.
Булыр идем
Мин мәңге-мәңгегә
Синең белән генә.
Кочагыңнан тартып алды
Каты куллы язмышым.
Ә мин юләр, ычкынмыйм дип,
Кулларыңа ябыштым.
Салкында калган баланнар
Туңмый тәмләнә генә.
Дуслар белән бергә булсак
Дөнья ямьләнә генә.
Йөрәгемдә дулый, дулый бураннар,
Уйларымнан булмый бит качып.
Йөрәгемдә дулый, дулый бураннар,
Уйларымнан булмый бит качып.
Син кил, кил миңа, тик югалтма берүк,
Сукмагым бит минем ап-ачык.
Кояшлы җәйләрдә диңгезгә бардым мин
Нигә бик азга?
Санаулы көннәрем минем нигә соң, нигә
Тиз уза?