Татар кешесе — тулырак нөсхә

Болгарымда болганган,
Суварында сызланган.
Сараенда саргайган —
Синдер, татар кешесе.
Себергә себерелгән,
Чиләбедә чиләнгән,
Ырынбурда орылган —
Синдер, татар кешесе.

Сермәнемнең ниди серләре бар?

Сермәнемнең ниди серләре бар?
Әйләнә дә кайта уйларым,
Саф чишмәләр мында дәвам итә
Әнкәемнең бишек җырларын.

Саумы, туган якларым

Саумы ямьле Үрген сулары,
Киек казлар, Үрген кызлары.
Саумы матур яшьлек җырлары,
Җырлар күңел нурлары.

Саумы, Саба-йорт

Саба җилләре исә таңнарда,
Сандугачлары сайрый талларда.
Казан артында — моңлы төбәктә
Чишмә җырлары чыңлый йөрәктә.