Агыйделдә ак томан

Агыйделдә ак томан,
Параход тавышлары.
Дымлы керфекләр шикелле,
Ярында камышлары
Параход тавышлары.
Ярында камышлары
Дымлы керфекләр шикелле,
Ярында камышлары.

Авылым таңнары (беренче вариант)

Су өстендә акчарлаклар,
Ак томаннары.
Сихерлидер көн дә мине
Авылым таңнары.
Яшел кырда күләгәсе, күләгәсе
Ак болытларның — мамык тауларның.
Хезмәтемә шатлык өсти, көч-дәрт бирә
Нуры таңнарның, җәйге таңнарның.
Авылым таңнары — Бәхетем таңнары.

Авылым хәтирәсе

Туган якка кайттым әле менә,
Сагындырган читтә гел йөреп.
Хәтирәләр уяу һәр тыкрыктан
Балачагым чыга йөгереп.