Башкортстаным (беренче вариант)

Башкортстаным — әткәй-әнкәй җире
Минем тәпи баскан җирем дә.
Нинди җылы сүзләр әйтимен соң
Хисләр таша күңел түрендә.

Башкортстаным (өченче вариант)

Башкортстаным — бәхет, шатлык иле,
Тыныч ата һәр бер ал таңы.
Чал кылганда, курай тавышыңда
Ишетелә тарих шаңдавы.

Балтачым (беренче вариант)

Таш өстендә гөлләр үстерердәй
Кешеләрең синең, Балтачым.
Кем туса да газиз туфрагыңда,
Гел бәхеткә таба атласын.

Балтачым — туган ягым

Балтач болынында уйнап үстем,
Тәмле чишмә суларын эчтем.
Кая гына барып йөрсәм дә мин,
Туган ягым исемә төште.

Баулы (беренче вариант)

Гармуныңны уйнап җибәр,
Кызлар, җырлыйбыз, диләр.
Бурильщик егетләр килгән,
Җырны тыңлыйбыз, диләр.
Ай-ли, баулылар,
Һәр эштә мактаулылар.
Ай-ли, баулылар,
Һәр эштә мактаулылар.