Башкортстаным (беренче вариант)

Башкортстаным — әткәй-әнкәй җире
Минем тәпи баскан җирем дә.
Нинди җылы сүзләр әйтимен соң
Хисләр таша күңел түрендә.

Киләчәгең якты-матур булсын,
Айаз-имин атсын таңнарың.
Күңелләрне үзенә тартып торсын
Өмет тулы бәхет ярларың.

Кырларың киң, урманнарың ямьле,
Тәнгә шифа эчкән суларың.
Читкә китсә сагынып кире кайта
Синдә үскән кыз һәм улларың.

Киләчәгең якты-матур булсын,
Айаз-имин атсын таңнарың.
Күңелләрне үзенә тартып торсын
Өмет тулы бәхет ярларың.

Күкрәгеңдә байлык чишмәләре
Бөтен илгә данын тарата.
Йөрәгемдә зур горурлык йөрөтәм
Чиксез рәхмәт сиңа карата.

Киләчәгең якты-матур булсын,
Айаз-имин атсын таңнарың.
Күңелләрне үзенә тартып торсын
Өмет тулы бәхет ярларың.

Оставьте комментарий