Яратмасаң — яратырсың
Читкә караган буласың,
Янәшәңнән узганда.
Эреп төшәсең бит, җаным,
Икәү генә калганда.
Читкә караган буласың,
Янәшәңнән узганда.
Эреп төшәсең бит, җаным,
Икәү генә калганда.
Үткәннәр турында сорама,
Кагылма авырткан ярама.
Көнләмә, ул диеп каршымда,
Яратсаң оныттыр барсын да.
Оныт инде мине мәңгелеккә,
Йөрәгеңнән алып ташла да…
Гафу итмә мине, гафу итмә —
Алыштырдым сине башкага.
Кайда бармас, ниләр күрмәс
Инде минем бу башым?
Сине эзләп юлга чыктым,
Синең белән хушлашып.
Төшемдә бит көткән идем,
Өннәремдә килмәгәч.
Бәхетле итәрмен дидем,
Өнемдә итә алмагач.
Хатлар көтмә, хат язалмам,
Ятлар кулына керер.
Минем хат булып кичләрен
Тәрәзәңә ай килер.
Торналар оча көньякка,
Тасма булып төзелеп.
Күк йөзеннән сибелә кебек,
Сагышлы моң төзелеп.
Иренеңдә синең яз тәме,
Күзләреңдә һаман яз әле.
Синнән башка көннәр ямьсез бит,
Ялгыз диеп миңа яз әле.
Бераз гына вакыт тап әле,
Сөям диеп бер сүз яз әле.
Ялган булса булыр бу сүзең,
Алданырга әзер мин үзем.
Иссен җилләр, яусын карлар,
Яусын яңгыр, яусын яңгыр.
Киләм әле яннарына, булса да ул
Соңгы тапкыр, соңгы тапкыр.
Синсез айлар еллар кебек,
Көне дә, минуты да.
Мәңге бергә янсак иде,
Чын мәхаббәт утында.