Хуш, Сәрия!

Кайда бармас, ниләр күрмәс
Инде минем бу башым?
Сине эзләп юлга чыктым,
Синең белән хушлашып.

Сау бул инде, хуш, Сәрия!
Мәңгелек мәхәббәтем.
Сагышымның иң татлысы
Төзелмәс җәрәхәтем.

Минем язмыш мәхәббәтем
Тик синең кулларыңда.
Сине эзләп йөрим ялгыз
Киек каз юлларында.

Сау бул инде, хуш, Сәрия!
Мәңгелек мәхәббәтем.
Сагышымның иң татлысы
Төзелмәс җәрәхәтем.

Эзли торгач калдым инде
Диңгезләргә җилкәнсез.
Сине эзләп йөремдем мин —
Син йөрәктә икәнсең.

Сау бул инде, хуш, Сәрия!
Мәңгелек мәхәббәтем.
Сагышымның иң татлысы
Төзелмәс җәрәхәтем.

Оставьте комментарий