Бәхет кошым (икенче вариант)

Мин бәхетле диеп яшәү өчен
Очырмамын кулдан бәхет кошын,
Мин бәхетле–кыйблам, үз тормышым,
Илһам бүләк иткән язмышым.

Бәхет кошым, бәхет кошым,
Китмә очып, китмә очып,
Таң җилләре, ал кояшым
Иркәләсен безне кочып.

Каршылармын бәхет кошым белән
Шатлык тулы якты таңнарым.
Көндезләрем очар канатым бул,
Төннәремдә сихри назларым.

Бәхет кошым, бәхет кошым,
Китмә очып, китмә очып,
Таң җилләре, ал кояшым
Иркәләсен безне кочып.

Бәхет кошым, каурыйларың назы
Хисләремә килеп кагыла.
Сөю-давыл, күңел дәрьясында
Ташкын булып моңым агыла.

Бәхет кошым, бәхет кошым,
Китмә очып, китмә очып,
Таң җилләре, ал кояшым
Иркәләсен безне кочып.

Оставьте комментарий