Юксыну (өченче вариант)
Яннарыңа очып барыр идем,
Кош юлыннан зәңгәр күк буйлап.
Сарыларга сабышырмын, ахры,
Синең хакта шулай күп уйлап.
Яннарыңа очып барыр идем,
Кош юлыннан зәңгәр күк буйлап.
Сарыларга сабышырмын, ахры,
Синең хакта шулай күп уйлап.
Ни булды җаныма, ни булды?
Әллә күк, әллә җир убылды?
Куаныч коесы корыды,
Калмады дөнъяның кызыгы.
Тал арасы, тал арасы,
Талда тургай баласы.
Яннарымда тыным белән
Тартып кына аласы.
Тал арасы, тал арасы,
Талда тургай баласы.
Сагынганда яннарыңа
Очып кына барасы.
Юк куркытмас ачы бураннарның
Күңелгә шом салып алуын.
Буран ярып барыр идем сиңа
Чакыр гына, чакыр гына мине сөйгәнем.
Кайдан килгән сиңа? Кайдан килгән?
Бу хаклы да, яман саранлык.
Җанкаемны фида кылганда да,
Йөрәгемне яулар чарам юк.
Сайра, сайра, сандугачым,
чиртмә-чиртмә талларында;
хыялыйлар иткән идең
мине яшьлек таңнарымда.
Кулларында тальян гармун
Өздерә үзәгемне.
Әйтмәсәң дә белеп торам
Сиңа тиң түгелемне.
Сөю бирдең һәм мин шашып,
Кояшлы җырлар яздым.
Күкләргә шатлык өләшеп,
Гел җырлап торды сазым.
Тугайдагы гөлләр сымак
Табигать ямьнәребез,
Сөмбелем, җан гөлем.