Онытырга сине көчем юк

Кайдан килгән сиңа? Кайдан килгән?
Бу хаклы да, яман саранлык.
Җанкаемны фида кылганда да,
Йөрәгемне яулар чарам юк.

Күңелемә корау була алмас,
Карашларым бердән салкынлы.
Син сөймәскә мине — иреклесең
Көйдермәскә дисәң — хакың юк.

Яздырмасын соңгы өметемнән,
Ачуым юк сиңа, учем юк.
Гомер буе көтәр түзәмем бар,
Онытырга сине көчем юк.

Оставьте комментарий