Син минем таңгы җырым
Сискәндерә мине синең
Җилләр булып исүең.
Сайрар кошлар берөзлексез
Кабатлыйлар исемең.
Сискәндерә мине синең
Җилләр булып исүең.
Сайрар кошлар берөзлексез
Кабатлыйлар исемең.
Җаным тулы сагыш,
Кагылмагыз ялгыш,
Яшем тора атылып чыгарга.
Сорамагыз, нигә
Йөрәк әрни, көя.
Ничек кенә, ничек чыдарга?
Бала чакта сандугачтай
Килә иде сайрасы.
Мәхәббәтнең иң чибәрен
Килә иде сайласы.
Әле дә истә, әле дә истә
Балачак хыяллары.
Салават күпере кебек
Күңелем хыяллары.
Сандугачым өйрәт мине,
Өйрәт мине сайрарга.
Сайрармын да, җырлармын да
Иң кәдерле дусларга.
Әй, туган як, туган як,
Дус-туганнар торган як.
Сандугачлар сайравына,
Мили моңга тулган як.
Утыр әле яннарыма,
Оныт хәсрәтләреңне.
Бушат әле йөрәгемә.
Күтәргән йөкләреңне.
Тыңлыйк без әле чишмәнең
Чылтыр — чылтыр акканын.
Син бит минем яшьлегемдә
Иң тәүге яртаканым.
Әй, авылым, туган җирем,
Хуш исле аланнарым.
Сезгә кайтсам тиз уңала
Җандагы яраларым.
Әй, ауылым, елга-күлем,
Чәчәкле болыннарым.
Томшыкларын үбәр идем
Сайраган быбылларың.
Эх, сез кызлар, нурлы күзләр,
Ут чәчрәтеп үтәсез.
Мәхәббәтле караш белән,
Йөрәкләрне өтәсез.
Әнә кызлар яшь киленгә
Күрсәтәләр су юлын.
Су чайпала, тамчысын да
Түгә күрмә, сылуым!
Язның тәүге чәчәкләрен
Бүләк иттем ятларга.
Кире кайтыр юллар юк бит
Шул ялгышкан чакларда.