Әйт бер генә тагы

Әллә ничек булды безнең сөю,
Бетә алмаслык мәңге төшенеп.
Үзем сөйдем, үзем күрә алмадым,
Үзем яндым, үзем өшедем.

Әйт бер генә тагы, тик бер генә
Ягымлы сүз —
Янып, ут йотып,
Йөрегән җирдән торып йөгеремен
Бетен рәҗүләрне онытып.

Кичерелде күпме авыр көннәр,
Ярый әле йөрәк һаман нык.
Яхшылыкны саклый белә йөрәк,
Онытылып (онытыла) бара яманлык.

Әйт бер генә тагы, тик бер генә
Ягымлы сүз —
Янып, ут йотып,
Йөрегән җирдән торып йөгеремен
Бөтен рәҗүләрне онытып.

Яхшылыкны саклый белә йөрәк,
Яхшылыкта сере яшәүнең.
Яманлыгың белән мин картайдым,
Яхшылыгың белән яшәрдем.

Әйт бер генә тагы, тик бер генә
Ягымлы сүз —
Янып, ут йотып,
Йөрегән җирдән торып йөгеремен
Бөтен рәҗүләрне онытып.

Оставьте комментарий