Сагыш (өченче вариант)

Бәгырьләрне өзә таныш моңы
Ниләр булган талгын чишмәгә?
Әйтелмәгән үкенече бардыр,
Таулар ярып чыкмас тикмәгә.

Диңгезче язы

Ак болытлар йөзә,
Кош юллары уза,
Фирүзәдәй күкне күзәтәм,
Сезнең якка, дуслар,
Туган якка, дуслар,
Кәрван-кәрван кошлар озатам.

Авылым (беренче вариант)

Ай сүрелеп кенә көн яктыра,
Ядкәр итеп сагынып миләргә.
Өянкеләр сәлам әйтеп тора
Таң алдыннан искән җилләргә.

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Китә калсак үзгә бер якка,
Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,
Өянкеләр елап озата.