Шушындый тыныч төннәрдә

Шушындый тыныч төннәрдә,
Сиздерми-нитми генә,
Дөньяда тормыш үзгәрә,
Күңелгә сөю иңә.

Шушындый тыныч төннәрдә,
Төшләрен бүлә-бүлө,
Сабыйлар буйга үсәләр,
Үзләре белми генә.

Шушындый тыныч төннәрдә,
Сорамый-нитми генә,
Йокыңны алып китүче
Тынгысыз уйлар нигә?

Оставьте комментарий