Күрми китмә

Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Син юлыксаң бикле ишеккә,
«Көтми икән…» дигән күңелеңнең
Шикле уен берүк ишетмә.

Алтын балдак (беренче вариант)

Бәхет белән туды туй бокалын
Хыянәтең ватты телгәләп.
Җиз кыңгырау чыңын хәтерләтеп
Алтын балдак, төштең тәгәрәп.

Хәтер (икенче вариант)

Олыгайган саен — йокылар сак,
Үткәннәргә Хәтер еш кайта.
Таңнарның да алсулыгы кайчак,
Сугыш яраларын кузгата.
Утны-суны кичкән ирләрнең дә
Күңелендә күпме моң ята!