Син бит минем парым

Кавыштырды безне ямьле язлар,
Шаһит аңа күктәге йолдызлар.
Йөрәктә кабынды сөю кайнар,
Онытылмый бер дә тәүге таңнар.

Син бит минем җаным,
Бердәнберем — парым,
Тиңдәш безгә парлы аккошлар.
Тагын бик күп еллар
Бергә булсын юллар,
Аермасын берүк язмышлар.

Гомер юлын бергәләп атлыйбыз,
Биргән вәгъдәләрне без саклыйбыз.
Тормыш бөтен, дөньябыз түгәрәк
Киләчәгебез булсын ямьлерәк.

Син бит минем җаным,
Бердәнберем — парым,
Тиңдәш безгә парлы аккошлар.
Тагын бик күп еллар
Бергә булсын юллар,
Аермасын берүк язмышлар.

Аяз көнне болыт капламасын,
Хисләребез безнең тапланмасын,
Араларга кермәсен чит ятлар,
Көтсен алда бәхетле минутлар

Син бит минем җаным,
Бердәнберем — парым,
Тиңдәш безгә парлы аккошлар.
Тагын бик күп еллар
Бергә булсын юллар,
Аермасын берүк язмышлар.

Оставьте комментарий