Кем белер кадереңне

Кем белер кадереңне, җаным,
Дәртле күңел булмаса?
Наз итәр кемнәрге гөл,
Каршыңда был-был булмаса?
Сүрәтеңнең иң чыны,
Бел, шагыйрең күңлендә дер, —
Көзгеләрдән чын төсеңне
Күрмисең син, ул булмаса.

Каршыма кил минем сөйгәнем

Өфе урамнарын буйлап,
Синең хакта уйлап.
Ялгыз үтә минем кичләрем.
Айлар, еллар үтә,
Күңел өмет итә,
Сүрелтмичә сөю хисләрен.

Карлы чыршылар (Парлы чыршылар)

Бергә үтелде алдагы юллар,
Аерылмады куллардан куллар.
Бәхетле пар дип сокланып калды
Карлы чыршылар, парлы чыршылар.

Карлы буран

Карлы буран, карлы буран,
Һич күренми юллар,
Сагышларга күңел күмелгән.
Күзләрең дә тынган күз яшьләре,
Әнҗе кармы әллә әрегән?

Карлар яуган кичтә

Тәңкә-тәңкә карлар яуган кичтә,
Яңа елны каршылаган истә;
Син ап-актан киенгәнгә мәллә,
Чумган иде дөнья ап-ак төскә.
Чыршыбызга хәтта аклык иңде,
Табын түрләрендә шатлык иде.
Без биедек икәү ул чагында,
Бөтерелеп моңнар кочагында.

Карлар ява (беренче вариант)

Ап-ак карлар ява, ап-ак карлар
Алып китә мине үткәнгә.
Ул көндә дә шулай, ап-ак карлар
Ява иде сине көткәндә.