Карлы чыршылар (Парлы чыршылар)

Бергә үтелде алдагы юллар,
Аерылмады куллардан куллар.
Бәхетле пар дип сокланып калды
Карлы чыршылар, парлы чыршылар.

Икебез үткән сукмаклар буйлап
Мин тын бакчадан ялгызым узам.
Юатырга дип, кулларын суза
Карлы чыршылар, парлы чыршылар.

Аклап торсам да, саклап торсам да,
Сөю канаты барыбер сынар.
Ялгыз калсам да, кире какмаслар
Карлы чыршылар, парлы чыршылар.

Оставьте комментарий