Кил әле яныма

«Урамда көз», — дисең
Әллә син сизмисең:
Күңелдә язлар әле.
Сөюле җанымда
Син булган чагымда
Язлардан язмам әле.

Кил иркәм

Юлларың бик озак,
Бик урау, бормалы.
Әллә соң күрәзәче,
Ялгышмый урады.
Көтәм мин иртәсен,
Күзләрем юлларда.
Син минем янымда,
Хыялым уемда.

Кил генә түзәрмен

Хисләрдән калдылар тик сүзләр
Бәхеттән калды тик күз яше.
Барысын томаннар,
Томаннар йоттылар
Ничек соң, ничек соң түзәсең?

Керфекләрең нигә кара? (беренче вариант)

Керфекләрең нигә кара булган,
Күзләрең дә кара булмагач?
Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкынында үзең янмагач?
А-ай…
Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкынында үзең янмагач?

Керфегеңә тамармын мин

Китмә дип күземә карыйсың
Күзләреңдә синең кара урман.
Күзләреңдә синең иген кыры,
Тавышыңда тургай моңы.