Керфекләрең нигә кара? (икенче вариант)

Керфекләрең синең нигә кара,
Күзлкәйләрең кара булмагач?
Яшь йөрәккә нигә утлар яктың,
Ялкынында үзең янмагач?

Туп-туп баскан туры аткаемның
Тояклары яшел ут икән.
Төшмәсен дә күзең матур ярга,
Мәңге сүнми торган ут икән.

Ай да карый миңа моңсу итеп,
Белгән кебек минем уемны.
Кем теләми сөйгән яры белән
Гомерлеккә бергә булуны?

Аерылышсак, дускай, синең белән
Күрешә алмалбыз бәлки тиз генә
Оныта алмамын сине һич бер вакыт
Тик онытырсың мине син генә.

Оставьте комментарий