Кәккүк моңы

Кәккүк кайтты туган җирләренә,
Тавыш бирде алсу иртәдә!
Әйдә, кайтып тыңла кәккүк моңын —
Сагыш йотып йөрмә чит җирдә!

Кәккүк (икенче вариант)

Сансыз көннәремне санама, син,
Күзләреңне яшькә манчыма.
Ышанмыйм мин, кәккүк, юравыңа,
Ышанмыйм мин сиңа тамчы да.