Күл буенда сирень гөлләре

Күл буенда сирень гөлләре
Быел назлар икән кенмнәрне?
Искә аласыңмы тугайда
Күбәләкле алсу гөлләрне.

Күрешербез әле!

Озын кышлар бар(е)ыбер үтәрләр,
Гөрләвекләр әле гөрләрләр,
Кайткан кошлар сайрар өздереп,
Яфрак ярыр нәни бөреләр.
Эрер карлар, туарлар җырлар,
Чылтыр-чылтыр агылгач моңнар,
Шул моңнарны кушып сүзләргә,
Җырлый-җырлый атларбыз бергә.

Күңел сизә

Сизәм әллә каян,
Күңел күреп тора,
Карашыңнан нурлар сирпелә.
Килә өметләрем
Таң җилләре белән,
Синең мәхәббәтең
Минем йөрәгемдә җилкенә.