Иртәнге серенада

Күмелгәнсең ак мамык мендәргә,
Толымнарың җәеп син, иркәм.
Сине өзелеп сагынып,
Сөю белән янып,
Тәрәзәңне чиртәм мин иртән.

Иркәмә

Иркәм, синең тирән, күз карашынң
Ялкын булып үрли күңелгә;
Шулай ялкынланып сөю хисе белән
Яшәрмен мин бөтен гомергә.

Иркәм, назлы карашың

Иркәм, синең назлы карашыңны
Көндә төштә күреп уянам.
Йомшак, алсу татлы иренеңне
Күпме үпсәм, үбеп туя алмам, туя алмам.