И дускаем, белсәң иде

Яшь вакыт ул — ямьле вакыт,
Гомереңдә бер генә.
Янсаң, көйсәң, «Уф» та димә,
Тик уйна да көл генә!

И дускаем, белсәң иде,
Ниләр уйлаганымны.
Синең нурлы йөзләреңне
Күреп туймаганымны.

Нинди күлмәкләр кисәм дә,
Кулъяулыгың кесәмдә.
Инде хәзер риза булам
Төшләремдә күрсәм дә!

И дускаем, белсәң иде,
Ниләр уйлаганымны.
Синең нурлы йөзләреңне
Күреп туймаганымны.

Аклы ситса күлмәгемнең
Бизәге сирәк түгел.
Сине уйлыйм, сине сөям,
Бүтәннәр кирәк түгел!

И дускаем, белсәң иде,
Ниләр уйлаганымны.
Синең нурлы йөзләреңне
Күреп туймаганымны.

Оставьте комментарий