Бер күрешү — бер гомер (икенче вариант)
Юлларга үлән үсмәсен,
Чуалмасын сукмаклар.
Якын дус һәм туганнарга,
Ямь түрендә җырлар бар.
Юлларга үлән үсмәсен,
Чуалмасын сукмаклар.
Якын дус һәм туганнарга,
Ямь түрендә җырлар бар.
Таралышып бетсәк тә бар әле
Барлар әле дуслар, туганнар.
Җәй кибәннәре очланмаган әле,
Иртә чалардыгыз кылганнар.
Ак юлларым алда,
Әй йөрәгем талма,
Талма инде ярсып кабынып.
Кайтам моңлы илгә,
Туып үскән җиргә
Якын дусларымны сагынып.
Аркалардан арпа ураек,
Тугайларга төшеп кунаек,
Бер алманы бишкә бүләек,
Бер алманы бишкә бүләек,
Беребез өчен беребез үләек.
Бакчалардан былбыл качкан,
Көзләр тигән алмагачка.
Кайгы төште безнең башка —
Бер кайгыны бишкә, әй, бүләек.
Иртә таңнарда карыйм талларга,
Өзә үзәкне кошларның моңы.
Аерылсам сездән, якын дусларым,
Саргаер идем — белегез шуны.
Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә;
Без кабызган утлар якты янар,
Якты янар хезмәт илендә.
Сары бөдрә чәчләреңне
Үреп салчы толымын.
Йөрәгемә чабып кердең
Минем елгыр колыным.
Челтер-челтер, челтер-челтер
Болында
Челтерәп,
Чишмә ага, балачак
Турында
Җыр җырлап.
Җәйге көндә иелеп сулар
Эчкәндә
Без бергә,
Күрә идек икебезне
Рәсемдә
Чишмәдә.
Чишмә күзе бик тирәннән
Ургыла,
Тын гына
Әйткән кебек:
«Ул гына юк
Яныңда,
Ул гына».
Чишмә күзе кебек иде
Күзләрең,
Аппагым;
Гомеремнең көзләрендә
Эзләдем,
Тапмадым.
Челтер-челтер акты-китте
Тиз генә
Балачак…
Их, тагын бер болындагы
Көзгегә
Карасак…
Күпме сулар акмаган ла,
Саф җилләр
Исмәгән;
Күзләреңнең чагылышын
Эзлимен
Чишмәдән.
Көзге
Җилләр, сискәндереп,
Исмәгез
Челтер-челтер челтерәми
Чишмәбез, —
Саеккан.
Эзләребез табылмаслар:
Аңладым
Үзем дә…
Көзге җилләр кагылмаслар
Җандагы
Рәсмеңә.
Салават күпере сыман
Калса да балачагым,
Тоям гомерем буена
Озатып барачагын.