Без идек

Сары бөдрә чәчләреңне
Үреп салчы толымын.
Йөрәгемә чабып кердең
Минем елгыр колыным.

Эй, без идек, без идек
Менәбез тагын, тагын килдек.
Эй, менә сезгә килгәч кенә
Якын дусларны күрдек.
Сары сандугач баласы
Сайрый читлек читендә.
Сиңа бүләк, атлас күлмәк,
Сары сандык эчендә.
Эй, без идек, без идек
Менәбез тагын, тагын килдек.
Эй, менә сезгә килгәч кенә
Якын дусларны күрдек.

Быел язын чәчкән идем
Бер кишәрлек тарылы.
Сагынулардан — күңелләргә
Сагыш булып сарылды.

Эй, без идек, без идек
Менәбез тагын, тагын килдек.
Эй, менә сезгә килгәч кенә
Якын дусларны күрдек.

Без яшәгән бу юллар ла
Калсын заман җырында.
Без уйнаган бу көйләр лә
Калсын тальян моңында.

Эй, без идек, без идек
Менәбез тагын, тагын килдек.
Эй, менә сезгә килгәч кенә
Якын дусларны күрдек.

Оставьте комментарий