Бер алманы бишкә бүләек (Бу дөньяның кадерен беләек)

Аркалардан арпа ураек,
Тугайларга төшеп кунаек,
Бер алманы бишкә бүләек,
Бер алманы бишкә бүләек,
Беребез өчен беребез үләек.

Түгәрәк тә, һай, киң алан,
Ат уйнатам дисәң, тау яман;
Җил җилләми курай селкемни,
Җил җилләми курай селкенми,
Бер җырламый йөрәк җилкенмәc.

Сөйләгәннәр, әй сөйләсен,
Ишетмәгән кеше булаек,
Аерылмаcлык дуcлар булаек,
Аерылмаcлык дуcлар булаек,
Бу дөньяның кадерен беләек.

Бу дөньяда, ай ни яман?
Яшьтән ялгыз калсаң — шул яман;
Җил җилләми томан ачылмый,
Җил җилләми томан ачылмый,
Бер җырламый күңел ачылмый.

Оставьте комментарий