Баймак маршы
Җиде төстәге җәйгорның
Нурларына багышлап,
Дәртләнеп җырлар җырлыйбыз
Ата-баба җиренә багышлап.
Җиде төстәге җәйгорның
Нурларына багышлап,
Дәртләнеп җырлар җырлыйбыз
Ата-баба җиренә багышлап.
Йомыш белән күп тападым
Баймак — Сибай юлларын.
Әллә шуңа якын күрәм
Тауларын, урманнарын.
Үзе бер дәртле җыр икән
Безнең Учалы ягы.
Агыйдел белән Җаегым
Чыга шул җирдән агып.
Ямьле Сөннең буйларында,
Сыенып кочагына,
Тора минем туган авылым —
Оялчан, уйчан гына.
Уйларым да минем уклар булса,
Кирелептә атыр җаным юк.
Балачакны үлеп сагынсам да,
Кире кайтыр гына әмәл юк.
Балачакны үлеп сагынганда,
Кире кайтыр гына әмәл юк.
Язмышларга бәлки язылгандыр
Туган җирдән читтә яшәргә.
Күпләр кебек киттем бәхет эзләп,
Авылымнан ерак шәһәргә.
Хыялымдай атка менеп,
Эх, бер чабасы иде.
Колындай балачагымны
Эзләп табасы иде.
Балкый Шәйморза утлары
Зәңгәр таңнарга кадәр.
Шәйморзаны оныта алмыйсың,
Бер барып күрсәң әгәр.
Башкортстаным кунакчыл як,
Ул безнең изге кала.
Баллап кына чәйләр эчсәң,
Тәнеңә шифа була.
Газиз җирем шанлы Башкортстаным,
Котлы булсын аткан һәр таның.
Хөзмәт шауы тыңмый кырларыңда,
Данлап туймый йөрәк җырларың.