Көз җитә, дип моңсуланма

Ел артыннан еллар тизләнә лә
Ерак калмый икән көзгә дә.
Көзләр диеп моңсуланыр чаклар
Якыная инде безгә дә.

Кайтмадың (икенче вариант)

Син солдатка киткән чагыңда
Кайтырмын, дип киткән идең бит.
Кайтты бары кара табутың.
Табутларың кайтты. Үзең юк.

Исмә әле җил

Исмә әле җил, исмә әле.
Җаннарымны кисмә җил.
Ул болай да онытылмый.
Ул болай истә гел.
Ул болай да онытылмый.
Ул болай истә гел.

Авылым каеннары (икенче вариант)

Авылымны чыгып киткән чакта
Ак каеннар калды озатып.
Авылымнан җырлый-җырлый киттем
Каеннарны кистем елатып.