Кайтмадың (икенче вариант)

Кайтырмын, дип киткән идең бит.
Кайтты бары кара табутың.
Табутларың кайтты. Үзең юк.

Көтмә инде, диләр,син аны,
Өзелде бит гомер юллары.
Юл өзелә, өмет өзелми —
Үлемнәрдән сөю югары.

Безнең якта әле тынычлык,
Канкоешлар әле еракта.
Еракларда барган сугышның
Яралары әрни йөрәктә.

Кайтырмын, дип киттең.
Кайтмадың.
Өзелепләр көтәм. Кайт, җаным.
Кайтмасыңны белгән килеш тә
Кайтуыңны көткән чакларым.

Оставьте комментарий