Гомер буе көткән бәхетем

Күзләремне ачарга да куркам,
Уянырмын сыман бу төштән.
Яңа гына сине тапкан идем,
Әйтерсең лә беләм бик күптән.

Бәхет икебезгә берәү

Ул — минем сулар сулышым,
Ул — минем сулар һавам.
Ул — минем йөрәк кагышым,
Ул — минем йөрәк дәвам.
Язмышның ялгышымы бу,
Ялгыштыкмы үзебез?
Икебез дә бер кешегә
Гашыйк булып йөрибез.