Хатын-кыз бәхете (беренче вариант)

Күпме кеше гашыйк кебек
Тирә-якка күз салсаң.
Ялгызың да калуың бар
Бу кадәрле сайлансаң.

Кирәк түгел алтын-көмеш,
Кирәкми тәхете дә.
Насыйп ит мине, Ходаем,
Хатын-кыз бәхетенә.
Назлы сүзгә мохтаҗ күңел
Ялгызлыктан чыныкмый.
Эштә алган дәрәҗәләр
Салкын төндә җылытмый.

Парлап карасаң дөнья киң,
Оҗмахтай торган җирең.
«Әни», дип торса балалар,
«Хатын», дип дәшсә ирең.

Кирәк түгел алтын-көмеш,
Кирәкми тәхете дә.
Насыйп ит мине, Ходаем,
Хатын-кыз бәхетенә.
Назлы сүзгә мохтаҗ күңел
Ялгызлыктан чыныкмый.
Эштә алган дәрәҗәләр
Салкын төндә җылытмый.

Өйгә кайту кызык түгел
Көтәр кешең булмагач.
Матур булу нигә кирәк,
Ирең мактап тормагач.

Кирәк түгел алтын-көмеш,
Кирәкми тәхете дә.
Насыйп ит мине, Ходаем,
Хатын-кыз бәхетенә.
Назлы сүзгә мохтаҗ күңел
Ялгызлыктан чыныкмый.
Эштә алган дәрәҗәләр
Салкын төндә җылытмый.

Оставьте комментарий