Күңелдә шатлыклар кабына

Без кемнән ким әле бу якты дөньяда,
Бер дигән бит әле хәлебез.
Кайгырмыйк әле без кайгыга үч итеп,
Юкка да борчылмыйк әле без!

Язлар китердем

Исәнмесез, газиз кардәшләрем,
Яз моңнарын сезгә китердем.
Җыр-моңнарым белән гомеремне
Сезнең белән бергә сүтәрмен.

Сихри иртәләр

Тагын бер таң атты — дөнья матур,
Сандугачлар сайрый күңелдә…
Гүя, җәннәт ишекләрен ачкан,
Фәрештеләр кунган иңемә.