Язлар китердем

Исәнмесез, газиз кардәшләрем,
Яз моңнарын сезгә китердем.
Җыр-моңнарым белән гомеремне
Сезнең белән бергә сүтәрмен.

Бергә җырлап, җырлап яшик әле,
Мин бит сезгә язлар китердем.
Күңелләргә сирень чәчкәләре,
Умырзая булып керермен.

Исәнмесез, дәртле кан кардәшләр!
Мәхәббәтем сезгә сүрелмәс.
Сез бит миңа язгы кояш кебек,
Ничек сезгә җаның әрнемәс!

Бергә җырлап, җырлап яшик әле,
Мин бит сезгә язлар китердем.
Күңелләргә сирень чәчкәләре,
Умырзая булып керермен.

Яз моңнары сезне сөендерсен,
Гомер булса, тагын килермен.
Җырым белән сезгә, кан кардәшләр,
Җаныгызга гөлләр сибәрмен.

Бергә җырлап, җырлап яшик әле,
Мин бит сезгә язлар китердем.
Күңелләргә сирень чәчкәләре,
Умырзая булып керермен.

Бу дөньяда без бит кунак кына,
Кулга тияр күзгә күренмәс.
Җырлар безне һәрчак якын итәр,
Безнең ара мәңге сүрелмәс!

Бергә җырлап, җырлап яшик әле,
Мин бит сезгә язлар китердем.
Күңелләргә сирень чәчкәләре,
Умырзая булып керермен.

Оставьте комментарий