Авылдашлар

Тормыш юлы үргә күтәрелсә,
Горурлыктан күккә тия башлар.
Күңел тоя аны, зур уңышлар
Сездән килә безгә, авылдашлар.

Өфе ни өчен матур?

Өфе каласы ни өчен матур?
Беләм, дускаем, беләм серләрен:
Мин синең белән йөрим урамда,
Миңа елмая синең күзләрең.

Әкият

Әкиятсез бала бала булмый,
Мәхәббәтсез — шагыйр шигырсыз.
Әкиятемне тартып алмасаңчы,
Калдырмачы мине син җырсыз.

Әйт бер генә тагы

Әллә ничек булды безнең сөю,
Бетә алмаслык мәңге төшенеп.
Үзем сөйдем, үзем күрә алмадым,
Үзем яндым, үзем өшедем.

Әйтергә микән, әйтмәскә микән?

Ничә ел буе инде мин моңлы,
Бер җыр йөретәм йөрәк түрендә.
Ялкын учагы күкрәккәемдә,
Ул инде хәзер җыр булып тулды.

Әгәр дә син

Әгәр дә син, йомшак җилләр булсаң,
Мин чәчәкләр булам болында.
Әгәр дә син, нәфис гөлләр булсаң,
Мын ычыктай төшәм куйныңа.