Син — минем язларым

Сине миңа якты язлар бирде,
Ничә язлар инде без бергә.
Ничә еллар һаман сөям, янам,
Мин язларда калдым гомергә.

Син дә кайт мәхәббәт ярына

Син дә кайт мәхәббәт ярына,
Учаклар ягыйк әле,
Юксынып, безне чакырган
Эзләрне табыйк әле.
Моңланса кәккүк таллыкта,
Елларны саныйк әле.
Тезләнеп учак каршында
Уйларга талыйк әле…

Син булганда (икенче вариант)

Әллә күпме гомер үтеп киткән,
Әллә кемнәр күптән онтылган,
Бик күп йөзләр, күзләр арасыннан
Тик синеке генә сакланган.

Мәхәббәт җыры (дүртенче вариант)

Бер күрүдә күңелемә кердең,
Бул дидең миңа гына.
Әйе диеп җавап бирде йөрәк
Бәгърем сиңа гына.

Мәхәббәт (дүртенче вариант)

Тылсымлы тере су шикелле
Мәхәббәт күңелне яшәртә.
Йөрәккә көч биреп, дәрт өстәп
Мәхәббәт кешене яшәтә.